Шушы көннәрдә Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләренең укуы булып узды, анда 42 социаль һәм 1 медицина хезмәткәре катнашты.
Директор урынбасары Фәния Йосыпова гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрдән саклау өлкәсендә гражданнарның хокуклары һәм бурычлары турында сөйләде. Ул катнашучыларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белүен тикшерү буенча үткәрелгән тест нәтиҗәләре белән таныштырды.
Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина бүлек эшчәнлеген планлы тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды. Социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын анализлады. 1 апрельдән "Чиста йорт" акциясе башлануын игълан итте.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең медицина хезмәткәре Гөлшат Абдуллина "Туберкулез профилактикасы" темасына лекция укыды. Аннары ул социаль хезмәткәрләргә урын өстендә ятучы авыруларны карау үзенчәлекләре турында искә төшерде.