Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре "Тулы тормыш белән яшибез" дигән чарада катнашты. Очрашу 1 нче китапханә-мәгълүмат үзәгендә узды.
Чара барышында үзәк белгечләре гражданнарга учреждение эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде, социаль хезмәт күрсәтүгә кабул итү шартлары һәм тәртибе һ.б. турында әтрафлы итеп сөйләделәр.
"Өлкән кешене гаиләгә тәрбиягә алу" проектын тормышка ашыруга аерым игътибар бирелде.
Очрашу әңгәмә формасында алып барылды, аның барышында күп сораулар бирелде. Барлык катнашучыларга "Ышаныч " комплекслы үзәге эшчәнлеге турында буклетлар таратылды.