9 апрельдә Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәге эшсез гражданнарга һөнәр бирү курслары оештырды.
Автоном коммерцияле булмаган "Квалификация үстерү төбәкара агентлыгы" базасында "Электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы" һөнәре буенча курслар ачылды.
Яшел Үзәннең эшсез саналучы 15 кеше әлеге һөнәрне үзләштерә башлады. Уку вакытында барлык тыңлаучылар да яңа технологияләр һәм эретеп ябыштыру җитештерүе өлкәсендәге заманча ысулларны үзләштерәчәк, металларның физик һәм химик үзлекләрен аерырга, электрод маркаларында ориентлашырга өйрәнәчәкләр.