Әгерҗе районының ике предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурыч өлешчә түләнде

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.

Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Әгерҗе муниципаль районының ике предприятиесендә хезмәт хакы буенча 600,0 мең сум  бурыч түләнде.

Үз эшчәнлеген эчә торган һәм сәнәгать ихтыяҗлары өчен су бүлү тармагында гамәлгә ашыручы "Водоканал" ҖЧҖ 38 хезмәткәргә 224,5 мең сум әҗәтен кайтарды.

"Водоканалсервис" ҖЧҖ үзенең 48 хезмәткәренә 375,5 мең сум хезмәт хакы буенча бурычын түләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International