"Наз" социаль приютына " Экояз2019" килде

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

9 апрельдә Әгерҗе районының "Наз" приютында тәрбияләнүчеләр "Экояз 2019" проекты кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге 11 кеше, экологик алан сукмагыннан файдалы сәфәр кылдылар.

Сәфәр вакытында балалар табигатьне, җәнлекләрне, һава торышын  бирелеп күзәтте.Ә алдан алган белемнәре белән нәтиҗәләр, хәтта үзләре өчен  ачыш ясадылар. Балалар яз килү белән урманның ничек үзгәрүен, нарат тирәсендәге карларның эреп бетүен, тал песиенең ничек бөреләнүен күреп алдылар. Урманда нинди генә агач төрләре, аларның кайсылары  ылыслы, ә кайсылары яфраклы икәнен күзәттеләр. Табигатькә файдалы сәяхәт бер үк вакытта мәктәпкәчә яшьтәге балаларның аң үсешенә бик нык тәэсир итә. Нәтиҗәдә, саф һавада йөрү, яз килүгә сөенеп күмәк фотога төшүләр тәрбияләнүчеләрнең күңелләрендә шатлык хисе уята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International