Кадет интернат-мәктәбе базасында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Ольга Бывальцева "Хыял коллажы" дигән дәрес оештырды.
Чара балаларга профильле юнәлеш бирү буенча "Хезмәт итү һәрвакыт кирәк булачак " программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.
Балалар иске журналлардан рәсемнәркисеп алды, киләчәк профессиональ эшчәнлекләрен күзаллап матур коллаж ясадылар. Соңыннан катнашучылар зур булмаган күргәзмә рәвешендәге иҗатларын күрсәттеләр.