Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге директоры армиягә алынучы егетләргә халык мәшгульлеге өлкәсендә дәүләт хезмәтләре турында сөйләде.
Бөгелмә районында язгы чакырылыш комиссиясе эшли башлады. Призыв комиссиясе составында Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге вәкиле дә бар. Үзәк директоры Наталья Казанова армиягә чакырылучы егетләргә хезмәт базарындагы вәзгыять, районда сорау аеруча зур булган һөнәрләр турында мәгълүмат бирде. Мәшгульлек үзәге һәм башка дәүләт хезмәтләре аша һөнәри белем алу, өстәмә һөнәри белем үзләштерү мөмкинлекләре турында сөйләде. Шулай ук 1998 елның 27 маенда чыккан “Хәрби хезмәткәрләр статусы турында”гы №76-ФЗ Федераль законы нигезендә хәрби хезмәткә чакырылучыларга түбәндәге гарантияләр тәэмин ителүе турында аңлатма бирде:
– хәрби хезмәттән соң өч ай дәвамында, хәрби хезмәткә киткәнче эшләгән дәүләт оешмаларына эшкә керү хокукы, ә хәрби хезмәттән соң – армиягә алынганчы эшләгән вазыйфасыннан да түбәнрәк булмаган вазыйфага эшкә алыну хокукы саклана;
– уку вакытында хәрби хезмәткә алынган гражданнарның хәрби хезмәттән кайткач призывка кадәр укыган уку йортында белем алуын дәвам иттерә алу хокукы саклана.