Эшсез бөгелмәлеләр эш бирүче белән аралашты

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Бүген Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәгендә  “Таттелеком” ябык акционерлык җәмгыяте катнашында “Эш бирүче көне” үтте.

Эш эзләүчеләр һәм эшсез гражданнар “Таттелеком” ЯАҖ кадрлар хезмәте вәкиле белән очрашты. Чарада барлыгы 30 кеше катнашты. Анда килүчеләр барысы да вакансияләр белән танышты, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде, эш шартлары һәм кандидатларга булган таләпләр турында мәгълүматлар алды. Теләгән кешеләр резюме калдырды.

Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре шулай ук “Работа в России” (“Россиядә эш”) порталының мөмкинлекләре, аннан файдалануның җиңеллеге турында да сөйләделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International