“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Туберкулез профилактикасы”

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә  шәфкать туташы Екатерина Мунина “Туберкулез профилактикасы” дигән темага видео-лекция үткәрде.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның  туберкулез авыруы турында хәбәрдарлыгын арттыру, аны профилактикалау чаралары һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Туберкулез - ул туберкулез микобактерияләре  китереп чыгара торган куркыныч йогышлы авыру. Кагыйдә буларак, бу авыру кешенең үпкәсен һәм башка органнарын да  зарарлый.

Видео-лекция барышында социаль хезмәт алучылар туберкулезның авыру кешедән һава юлы белән күчүен белде. Белгеч туберкулезның барлыкка килү күренешләрен җентекләп аңлатты. Тыңлаучыларга авыруны иртә ачыклау максаты белән флюорографияне ел саен узарга кирәк икәнен һәм авыруның үсеше иртә ачыкланган очракта, аны вакытында дәвалый башласаң,  тиз терелүгә китерә икәнен искә төшерде.

Чара ахырында белгеч туберкулезны профилактикалау чараларына, сәламәт яшәү рәвешен саклауга һәм ел саен флюорографияне узуга аерым игътибар юнәлтеп, тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде.

Чарада 23 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International