Министрлыкта бинадан эвакуацияләү буенча өйрәнүләр узды

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында бинадан ашыгыч эвакуация буенча практик өйрәнүләр узды.

Чара сәгать 10.00 да янгын чыганагы табылу турында тавышлы элемтә системасы буенча игъланнан башланып китте. Министрлыкның барлык хезмәткәрләре, инструкция буенча, үз кабинетларында электр приборларын сүндерде, тәрәзәләрне япты һәм үзләре белән кыйммәтле әйберләр һәм документларны алып бинадан чыктылар. Өйрәнүләрне оештыручылар билгеләп үткәнчә, тренировка чарасы уңай бәяләнә, кисәтүләр ачыкланмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International