"Шәфкать"тә "Яшәүгә таба 10 000 адым" акциясе

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Түбән Каманың "Шәфкать" халыкка  комплекслы  социаль  хезмәт күрсәтү  үзәгендә социаль хезмәт алучыларның сәламәтлекләрен яхшырту өчен төрле технологик алымнар еш куллана.

5нче апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек саклау көненә багышлап үткәрелгән чарада социаль хезмәт алучылар "Шәфкать"  үзәгеннән  чишмәгә кадәр җәяү барып кайтты. Дәвалау физкультурасы инструкторы Елена Федулина өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрде. Инструктор картларга “Яшәүгә таба 10 000 адым” дип аталган акция турында сөйләде, скандинавия йөреше алымнарын өйрәтте. Үзәктә социаль хезмәт алучылар әлеге чараның кәефне күтәрүе, бигрәк тә аның сәламәтлекне ныгыту өчен бик файдалы булуы турында белгерттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International