Буаның "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологлары "Преодоление" клубы әгъзалары өчен бәйрәм чарасы уздырды.
Чараның төп максаты-позитив кәеф булдыру, балаларның ялын оештыру.
Акция кысаларында кафеда хәйрия ашы оештырылды. Балаларны "Волшебники" балалар остаханәсе персонажлары котларга килде. Аниматорлар төрле фокуслар күрсәттеләр, балаларны уеннар һәм биюләр белән җәлеп иттеләр. Чара ахырында мультфильмнар геройлары төшерелгән һава шарлары таратылды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, "Балаларга бәйрәм бүләк ит" чарасы "Язгы игелек атнасы" кысаларында оештырылды.