Арчаның "Мәрхәмәтлек үзәге" электрон хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеге турында сөйли

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

"Мәрхәмәтлек үзәге" Арча районы белем бирү оешмаларының ата-аналар җыелышларында катнашуын дәвам итә. Әлеге очрашулар электрон рәвештә күрсәтелүче хезмәтләрне популярлаштыру максатыннан оештырыла.

Шушы көннәрдә мондый очрашуТашкичү, Өчиле, Яңа Кишет мәктәпләрендә узды. "Мәрхәмәтлек үзәге" хезмәткәрләре дәүләт хезмәтләрен электрон тәртипкә күчерүнең уңайлыгы турында сөйләде. Слайдлар ярдәмендә шәхси кабинет ачу һәм гариза бирү тәртибе белән таныштырдылар. Шулай ук очрашуда халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү оешмалары күрсәтүче хезмәтләр, аларны алу тәртибе һәм шартлары турында да мәгълүмат бирелде. Ахырдан кечкенә генә сораштыру үткәреп, сорауларга җаваплар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International