"Инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау турында" ТР Законы, "Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешмаларда инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын квоталау тәртибе турындагы нигезләмә" ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының "Инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квоталар билгеләү турында"гы карары нигезендә оешмаларга инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квоталар билгеләнә.
Бу чаралар социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эш белән тәэмин итү өлкәсендә социаль яклау мәсьәләләрен нәтиҗәлерәк хәл итәргә мөмкинлек бирә. Шуның белән бергә, практикада аерым оешмалар тарафыннан закон һәм норматив база таләпләрен үтәмәү очраклары теркәлә.
Мәсәлән, агымдагы елның мартында ТР Зеленодольск районы буенча 7 нче суд участогы җәмәгать судьясы "Жилкомплекс" ИК" ҖЧҖнең вазыйфаи затын РФ КоАП 19.7 статьясында каралган хокук бозуларны кылуда гаепле дип танырга һәм кисәтү рәвешендәге административ җәзага тартырга дигән карар чыгарды.
Министрлык инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары бүлеп бирү яки булдыру турында үз вакытында мәшгульлек үзәкләренә мәгълүмат бирү кирәклеге турында искә төшерә.