Уку йортларына экскурсияләр балага һөнәр сайларга ярдәм итә

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

Эшче һөнәрләр елы ужаеннан Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр  Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендә булдылар.

Балалар авыл хуҗалыгы җитештерү  өлкәсендә тракторист һәм машинист профессияләре, җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе белгече, пешекче-кондитер, автотранспортны ремонтлау һәм аңа техник хезмәт күрсәтү белгече һөнәрләре белән таныштылар. Өстәлне сервировкалау, салфеткалар төрү һәм татлы күмәчләр пешерү буенча мастер-класслар оештырылды.

Балалар бик кәнагать калды. Тәрбияләнүчеләрне төрле һөнәрләр белән даими таныштыру аларга киләчәктә һөнәр сайлауда ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International