8 апрельдә Изге Христосның Яңадан туу бәйрәме алдыннан, Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен тәрбияче Р.Шишкина “Декупаж” хобби-техникасы технологиясе кысаларында “Пасха йомыркаларына декупаж” темасына дәрес үткәрелде.
Раиса Геннадьевна өлкәннәрне “Декупаж” техникасы элементлары белән таныштырды. Барлык катнашучылар бизәкләр кисте, декорацияләделәр, йомырка өслеген кәгазь салфеткалар ярдәмендә бизәделәр һәм гади йомырка агы белән ябыштырдылар.
Әлеге шөгыльнең максаты – өлкәннәрнең танып белү эшчәнлеген стимуллаштуру, физик, акыл һәм иҗади сәләтләрен үстерү.
Барлык катнашучылар, шөгыльне тәмамлап, уңай кәеф белән таралашты, чөнки һәркайсы үзенең эшләнмәсен үз куллары белән бизи алды.