Эшче һөнәрләр елы уңаеннан Бөгелмә шәһәрендә “Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин исемендәге Бөгелмә кадетлар мәктәп-интернаты” ГПОУ базасында Эшче һөнәрләр фестивале булып узды.
Югары сыйныфларда укучы 120 бала станокчы, эретеп ябыштыручы, электрик, столяр һәм башкаларның нинди эш белән шөгыльләнүен белде.
Мәшгульлек үзәге директоры Наталья Казанова мәктәп укучыларына хезмәт базарындагы вәзгыять, үз мәсләгеңне табу өчен профтест узуның әһәмияте, бүгенге көндә кайсы һөнәр ияләренә сорау аеруча зур булуы, белемле яшь белгечләргә нинди ярдәм күрсәтелүе турында тулы мәгълүмат бирде.
Сүзен йомгаклап, Наталья Казанова мондый чараларга күбрәк яшьләрне тартуның бик зур әһәмияткә ия булуын да әйтеп узды. Һөнәр сайлау – мөһим һәм катлаулы эш. Мондый “тәҗрибә” аларга һөнәрне аңлы рәвештә сайларга ярдәм итәчәк, белгечлекләрнең үзенчәлекләре белән танышып кына калмыйча, аны үзләштерү өчен нинди белем, шәхси һәм эшлекле сыйфатлар, күнекмәләр кирәклеген дә аңлыйлар.