Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик чаралар үткәрелә

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Бу очраклы гына түгел, чөнки учреждение аерым категориядәге халыкның - өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең компакт һәм стационар яшәү урыны булып тора.

Учреждение үзенчәлекләренә туры килә торган белем дәрәҗәсен күтәрү һәм янгын куркынычсызлыгы буенча махсус кагыйдәләрне үзләштерү максатыннан хезмәткәрләр белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде. Инструктажны Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча белгеч Татьяна Жукова үткәрде. Ул учреждение хезмәткәрләренә гадәттән тыш хәл килеп туганда төп гамәлләр турында искә төшерде.

Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортындашулай ук, көндезге вакытта эвакуациялəү буенча янгын-тактик занятиесе үткəрелде. Эвакуация янгын очрагында хезмəткəрлəрнең гамəллəрен билгелəү максатыннан узды. Хезмəткəрлəрнең гамəллəрен Əлки һəм Спас муниципаль районнары буенча МОНД и ПР өлкəн инспекторы, ТР буенча РФ ГТХМ Баш идарəсе эчке эшлəр майоры С.Деманов күзəтте.
Укулар билгелəнгəн вакытта үтте, интернат-йорт житəкчелеге һəм коллективы өлкəннəрне тиз һəм бердəм рəвештə эвакуациялəде.
Интернатта яшəүчелəр тарафыннан шулай ук ярдəм күрсəтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International