Республикада ялгызларны барлыйлар

2019 елның 5 апреле, җомга

Питрәч районы "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм газ хезмәте вәкилләре составындагы эш төркеме ялгыз һәм ялгыз яшәүче 70 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарның өйләренә барып хәлләрен белешеп торалар.

Рейдлар барышында эшче төркем әгъзалары өлкән яшьтәге гражданнар белән янгын-профилактик эш алып бара. Көнкүреш приборларын, газ җиһазларын, мичләрне, электр җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләү, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелә, янгын сигнализацияләренең  эшен тикшерү үткәрелә. Барлык гражданнар да ашыгыч хезмәтләр телефоннары, шул исәптән мәгълүмати листовкалар тарату, янгын куркынычсызлыгы буенча брошюралар турында мәгълүмат ала. Ачыкланган барлык бозулар буенча актлар төзелә һәм аларны бетерү буенча тәкъдимнәр бирелә.

Әлеге рейдларның тагын бер максаты булып өлкән яшьтәге һәм сәламәтлек торышы аркасында төп тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль рәвештә тәэмин итә алмаганнарны барлау. 

Агымдагы атнада шундый эш Белкино, Татар Тау Иле, Пимәр һәм Кәвәл авыл җирлекләрендә башкарылды. Бу юнәлештә эш дәвам итә.

Барлык килеп туган мәсьәләләр буенча дәүләт автоном "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге түбәндәге телефон: 8(843) 67-3-04-65 яки адресы: Питрәч авылы, Совет урамы, 27. буенча мөрәҗәгать итүләрен сорый.

Мондый эш Биектау "Өмет " халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә дә актив алып барыла.

Җыеннар вакытында өлкән яшьтәге гражданнарның өйдә хезмәт күрсәтү рәвешендә социаль хезмәтләр күрсәтүдә мохтаҗ булуы яки булмавы ачыклана, өлкән яшьтәге гражданнар белән янгын-профилактик эш алып барыла. 

Югары Ослан  районында 2019 нчы елның мартыннан башлап ялгыз һәм ялгыз яшәүче 70 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарның йортларын(фатирларын) йөреп чыгу уздырыла.

”Өмет утравы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге  шундый 741 гражданны колачлаячак. Эшче төркеменең рейдлары график нигезендә гамәлгә ашырыла. Җыеннар газ хезмәте вәкилләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә үткәрелә.

Өлкән яшьтәге гражданнарга  учреждениедә социаль хезмәтләр алу мөмкинлеге, өйдә   социаль хезмәт күрсәтү шартлары, хезмәтләр исемлеге, өлкән яшьтәге гражданнар өчен социаль ярдәм чаралары турында хәбәр ителә.

Бу юнәлештә эш 2019 нчы елның октябренә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International