Татарстанда санитар-экологик акция бара

2019 елның 5 апреле, җомга

Чистай районында1 апрельдән 1 июньгә кадәр язгы санитар-экологик чистарту  буенча ике айлык игълан ителде. Өмәнең беренче 3апрель көнне узды.

Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш” хезмәткәрләре, биредә яшәүчеләр кулларына көрәк һәм лом тотып якын-тирә территорияләрне кар һәм боздан чистартты. Интернат-йорт тирәсендәге әйләнә-тирәсендә чисталык урнаштыру буенча өмәләр киләсе атналарда да булачак.

Бүген беренче язгы өмә Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында да узды. Әлеге чарада хезмәткәрләр дә, биредә яшәүчеләр дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International