"Альпари" хәйрия фонды Питрәч муниципаль районының "Шатлык" социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен "Шәһәр панорамасы" музеена хәйрия экскурсиясе оештырды.
Балаларга наушниклар белән планшетлар тараттылар, алар аудиогид аркылы музей экспанатлары турында тыңлады.
Үзәкнең икенче катында - түгәрәк кинотеатр урнашкан, анда Казан Зиланты турында балалар өчен кинофильм курсәттеләр. Шушында ук Казанның электрон панорамасы урнашкан. Монда Казанның теләсә кайсы ягына хәрәкәт итәргә, кирәкле объектларны якынайтырга һәм әйләнә-тирәсен күзәтергә мөмкин.
Мавыктыргыч экскурсиядән соң балалар "Брийон"гаилә кафесына төшке ашка чакырылды.