Яңа Чишмә интернат-йорты карамагындагылар өчен рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрделәр

2019 елның 5 апреле, җомга

Балалар сәнгать мәктәбе педагоглары Яңа Чишмә интернат-йортында булды.

Алар буяулар белән рәсем ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр. Бу юлы әби- бабайлар тал чыбыклары ясадылар. Өлкән кешеләр белән эшләүдә арт-терапиянең үзенчәлекле бурычлары булып социаль изоляцияне бетерү, өлкән кешенең үз-үзен бәяләүен күтәрү, аның тормыш тәҗрибәсен актуальләштерү өчен шартлар тудыру.

Арт-терапия өлкән кешенең эмоциональ зарядын арттырып кына калмый, социаль элемтәләрне ныгытуга да ярдәм итә.  Аларның эшләре бик яхшы килеп чыкты, чөнки алар матур музыка астында кәефләнеп рәсем ясадылар. Әбиләр һәм бабайлар үзләренең эшләреннән бәйрәм алдыннан күргәзмә ясарга булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International