Арчадагы “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, “Безнең сәламәтлек- безнең кулларда” исемле спорт чарасы үткәрелде.
Яз балаларны урамга дәште, аларга күңел күтәренкелеге өстәде. Иң элек балалар, тәрбияче апалары белән бергә иртәнге күңелле күнегүләр ясадылар. Аннары алар өчен төрле хәрәкәтле уеннар оештырылды. Кыршаулар, туп, таяклар белән “Кем җитезрәк”, “Күңелле эстафета” кебек уеннарда балалар бик теләп катнашты. Бу спорт чарасы бик күңелле узды.
“Мондый спорт бәйрәмнәре үзәккә йөрүче балаларда спортка кызыксыну уятуда, сәламәт яшәү рәвеше алып баруда, бердәмлек, ярдәмчел, дуслык кебек сыйфатлар тәрбияләү чарасы булып тора”- ди үзәкнең тәрбиячеләре.