5 апрельдә Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр "Астра" реабилитация үзәгендә балалар һәм аларның ата-аналары “Зарарлы гадәтләр һәм сәламәт яшәү рәвеше” дигән коллаж ясады.
Башта балалар барлык гадәтләрне дә 2 өлешкә бүлде: файдалы һәм зарарлы. Файдалы киңәшләргә шәхси гигиена, көн режимы, дөрес туклану һәм спорт белән шөгыльләнүне керттеләр. Бу гадәтләр сәламәтлекне ныгыта. Сәламәтлеккә зыян китерүчеләр: тәмәке тарту, наркотиклар, алкоголь һ.б. зарарлы гадәтләр керде.
Балалар бик теләп рәсемнәрне кисеп ябыштырдылар. Алар үз эшләреннән бик кәнагать калды.