Җәлил интернат-йорты кунаклар-Эчке эшләр министрлыгы ветераннарын кабул итә

2019 елның 5 апреле, җомга

Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортына Әлмәт шәһәреннән В.Кравченко җитәкчелегендәге “ЭЭМ ветераннары” ансамбле хәйрия программасы алып килде.

Бу ансамбль Эчке Эшләр министрлыгының  100 елгы уңаеннан оешкан. Кунаклар интернат диварына эләргә картина бүләк итте. Ансамбль үзенчәлекле концерт программасы белән чыгыш ясады. Алар башкарган һәр әсәр кайнар алкышларга күмелде. Интернат-йорттагылар чын күңелдән шатланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International