"Мәрхәмәтлек үзәге"ндә март аена йомгак ясадылар

2019 елның 5 апреле, җомга

Казан арты  этнографик музеенда Арча районы "Мәрхәмәтлек узәге"нең өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе булып узды.

Киңәшмәгә янгын куркынычлыгы оешмасыннан вәкил итеп Р.Гыйльмуллин һәм Арча газ оешмасыннан Н.Гыйззатуллинны чакырылдылар. Кунаклар көнкүрештәге янгын куркынычлыгы чаралары турында сөйләде. Киңәшмәдә шулай ук төп бурычлар һәм булган проблемалар тикшерелде, шулай ук эштәге булачак үзгәрешләр турында фикер алышынды. Киңәшмә сорау-җавап режимы белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International