Бүген, Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, "Рассвет" үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре профилактика "Сәламәтлегең үз кулыңда" дигән чара уздырды. Очрашу Апас аграр көллияте базасында үтте.
Әлеге чарада тулы,тулы булмаган, тәрбиягә бала алган, опекун гаиләләреннән 35 балигъ булмаган бала һәм социаль хезмәт алучы катнашты. Аларга Россиядә ВИЧ-инфекцияле кешеләр статистикасы турында сөйләделәр.
Чараның максаты: яшьләр арасында ВИЧ/СПИД таралуны профилактикалау, балигъ булмаган балаларда үз-үзеңне тоту өчен шәхси җаваплылык формалаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, ВИЧ-инфекцияле кешеләргә карата толерантлык тәрбияләү.