Азнакай шәһәрендә  "Мәгариф.Карьера -2019" уку урыннары ярминкәсе

2019 елның 5 апреле, җомга

4 апрельдә Азнакай политехник техникумы базасында  муниципаль район гомуми белем бирү мәктәпләренең 9 һәм 11 нче сыйныф укучылары,аларның ата-аналары өчен  "Мәгариф.Карьера -2019" уку урыннары ярминкәсе булып узды.

Әлеге чара халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан мәгариф идарәсе белән берлектә эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру, яшьләр икътисадның реаль секторында ихтыяҗ булган һөнәрләр һәм белгечлекләр алуга мотивациясен арттыру максатыннан оештырылды.

Чарада катнашучылар һәм кунаклар алдында сәламләү сүзе белән Азнакай районы башлыгы М. Шәйдуллин чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул укучыларны  Азнакай муниципаль районында кирәкле һөнәр һәм белгечлекләрне сайларга чакырды. Ул билгеләп үткәнчә, һөнәрне нигезле сайлауга, сыйфатлы белем бирүгә профессиональ юлның һәм гомумән тормышның уңышлылыгы бәйле.

Уку урыннары ярминкәсендә Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләреннән 11 уку йорты тәкъдим ителде.

Уку йортлары күп санлы тарату һәм күрсәтмә материаллар әзерләгәннәр: баннерлар, стендлар, презентацияләр, буклетлар, белешмәлекләр.

Ярминкәдә укучылар, һөнәр сайлау һәм уку урыннарын билгеләү өчен, шәһәрдән читкә чыкмыйча, зур күләмдә мәгълүмат ала алды.

Азнакай политехник техникумы вәкилләре балалар өчен уку сыйныфлары буенча экскурсия оештырды. Чарада барлыгы 900 өлкән сыйныф укучысы катнашты.

Ярминкә барышында шулай ук теләгән кешеләр үзләренең һөнәри мөмкинлекләрен билгеләүгә тест уза алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International