Тәрбияләнүчеләр hөнәр сайлауда табигый үзенчәлекләрен һәм мөмкинлекләрен исәпкә алып, аңлы карар кабул итсен өчен Бөгелмә районындагы "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында балалар һөнәри юнәлеш чаралары белән мәшгуль булдылар.
Чара язгы каникул вакытында оештырылды. Бөгелмә шәһәренең 64 нче янгын сүндерү бүлегендә балаларга коткаручы һөнәрнең үзенчәлекләрен ачтылар. Коткаручыга күп нәрсәгә өйрәнергә һәм күп шөгыльләнергә кирәк. Иң катлаулы хәлләрдән чыгу юлын таба белүче, физик яктан көчле һәм чыдам, техник яктан белемле кеше генә заманча коткаручы була ала. Бу хакта һәм башка бик күп нәрсәләр турында сөйләделәр һәм күрсәттеләр экскурсия вакытында.
Техник конструкцияләрне программалаштыру буенча мастер-класста малайлар "Лабиринт" уенын оештырырга өйрәнделәр, робот манипулятор белән таныштылар.
Хәзерге вакытта приютта авыл җирлекләреннән 5 балигъ булмаган бала тәрбияләнә. "Буцефал" атлы-спорт клубына бару, яшүсмерләрдә атлар белән яңача аралашу мөмкинлеген ачты. Алар ат токымнары турында, юртаклар үрчетү һәм әзерләү узенчәлекләре турында, атларның кеше сәламәтлегенә йогынтысын белделәр.