"Тургай" социаль приютына күгәрчен белгечләре килде

2019 елның 5 апреле, җомга

4 апрелендә Минзәлә районының "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Татарстан Республикасының Казан күгәрченнәре" автоном коммерцияле булмаган оешма кунаклары килде.

Халыкара кошлар көненә багышланган чара Президент грантлары фонды ярдәме белән мавыктыргыч һәм кызыклы "Кугәрчен белән аралашу" дигән чара үтте. Активистлар белән бергә Виктор  Данилов - Россиянең атказанган күгәрчен белгеча кунакка килде. Ул балаларга үзләренең күптәнге яраткан эше турында сөйләде. Төрле токым күгәрченнәр үрчетү белән генә түгел, ул  киләчәктә ярышларда катнашу өчен спортчы - күгәрченнәрне өйрәтергә дә жыена.

Чарада шулай ук "Татарстан Республикасы  Казан күгәрченнәре" оешмасы җитәкчесе Варянина Валерий һәм активистлар Вәлиева Наталья, Трофимов Никита балаларга төрле күгәрченнәр токымнарын күрсәтте: Казан панцирлары, мрамор, бөдрә күгәрченнәр һәм күгәрчен-спортчылар. Чара ахырында фотосессия оештырылды, анда балалар кошлар белән якыннан таныша алды, шулай ук балаларга кечкенә бүләкләр өләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International