Зәйдә вакансияләр ярминкәсе булачак

2019 елның 5 апреле, җомга

11 апрелендә көндезге сәгать 10да Зәй шәһәре мәшгульлек үзәгендэ вакансияләр ярминкәсе узачак.

Чарада “КАМАЗ” кою заводы ачык акционерлык җәмгыяте, "Эссен Продакшен АГ" акционерлык җәмгыяте, "Акульчев" ҖЧҖ катнашачак.

Эш бирүчеләр  вакансияләр, хезмәт шартлары һәм хезмәт хакы дәрәҗәсе турында мәгълүмат бирәчәк. Эш эзләүчеләргә әңгәмә узу һәм эшкә урнашу өчен анкеталар тутыру мөмкинлеге дә тудырылачак.

Ярминкә Зәй шәһәре, Нефтьчеләр проспекты, 37б йорты адресы буенча узачак. Төгәлрәк мәгълүматны 8(85558)7 1543 телефоны аша алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International