Казанлылар моннан соң социаль яклау органнарына алдан язылып бара алачаклар

2012 елның 2 июле, дүшәмбе
 Казан халкына социаль яклау органнарында чиратта торырга туры килмәячәк. Хәзер башкаланың җиде районында белгечнең кабул итү вакытын алдан билгеләп, язылып куерга мөмкин. Моның өчен бары тик махсус телефон номерын гына җыярга кирәк. Авиатөзелеш районында, мәсәлән, 571-58-00 номеры буенча язылырга була. Вахитов районында моны 238-10-55 номеры буенча эшләргә мөмкин. Киров районында исә ике номер эшли: 555-51-80, 294-37-42. Мәскәү районы халкы 544-89-54 номеры буенча алдан шалтырата ала. Яңа Савин районы: 523-67-90. Идел буе районы: 224-04-20. Совет районы:273-59-99. Шулай ук Азино бистәсендә дә махсус телефон номерлары гамәлдә: 263-90-60 (Кайбицкая, 3) һәм Дербышкида: 239-63-83 (Советская, 23).  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International