Югары Ослан районында “Йортларга йөрү” технологиясе

2019 елның 5 апреле, җомга

Югары Осландагы “Өмет утравы” комплекслы үзәгенең эш юнәлешләренең берсе - “Йортларга йөрү”. Үзәк белгечләре инвалид балаларның өйләренә барып хезмәт күрсәтә.

Әлеге эш юнәлешнең максаты: гаилә һәм әйләнә-тирәсендәгеләр белән бергә  сәламәтлеге чикле балага җәмгыятькә яраклашырга, үсәргә ярдәм итү. Социаль эш буенча белгеч һәм социаль педагог, бала янына баргач, аларны тормышта бик кирәкле гамәлләргә өйрәтә. 

Ә ата-аналарга белгечләр балалар белән эшләү күнекмәләрен ныгытырга ярдәм итә, балага мөстәкыйль булырга мөмкинлек бирә торган заманча техникаларга өйрәтәләр, консультатив ярдәм күрсәтәләр. Ата-аналар бу процесска актив тартыла, үзләренең педагогик компетентлыкларын, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны өй шартларында тәрбияләү, үстерү осталыкларын арттыруга  юнәлдерелгән тәкъдимнәрне үтиләр.

Гаилә әгъзалары өй шартларында үзләрен рәхәт, иркен хис итә, бала үзен табигый, гадәти тота һәм бу аның үсеш динамикасын объектив бәяләү мөмкинлеге бирә. “Йортларга йөрү” көннәрен балалар көтеп ала, белгечләр белән очрашуга һәрвакыт шатланалар.

 “Гаиләләр белән эшләү процессында уңай динамиканы билгеләп үтәргә мөмкин: балалар бик теләп аралаша, тәкъдим ителгән уенга җиңел генә кушылып китәләр, гади үтенечләрне үтиләр, хәрәкәт активлыклары арта”, -- ди гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина.

Ата-аналар өйдә үткәрелгән чараларның шулай ук балаларның үсеш процессына уңай йогынты ясавын, аларның сөйләмнәре яхшырып китүен, танып белү, хәрәкәтләнү, ихтыяр көче, хисләнү кебек сыйфатларының активлашын белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International