Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге пенсия яшендәге хезмәткәрләр белән чираттагы очрашу үткәрде.
Хезмәткәрләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия эше уңаеннан пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрнең алдагы хезмәт эшчәнлегенең хәлен бәяләү өчен мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре, "Әлмәт-Водоканал" акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре белән очрашулар оештырылды.
Әлеге очрашулар барышында Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече пенсия алды яшендәге гражданнарның хезмәт хокукларын тәэмин итү, шулай ук бу категория гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә гарантияләрен билгеләү турында мәгълүмат җиткерде.