Әлмәт мәшгульлек үзәге белгечләре төзәтү колониясендә

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Шушы көннәрдә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 8 нче номерлы төзәтү колониясендә булды.

Иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителергә әзерләнүче тоткыннарга мәшгульлек өлкәсендәге  хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеге, эшсезлек буенча пособие, һөнәри белем алу яки өстәмә һөнәри белем алу чорында стипендия күләме һәм түләү тәртибе хакында мәгълүмат бирелде. Белгечләр шулай ук Әлмәт муниципаль районының хезмәт базарындагы вәзгыять турында да сөйләделәр. Әңгәмәдә 54 хөкем ителгән кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International