"Изгелек" ернәкләндерү үзәгендә "Язгы эстафета" узды

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Җиһангирова "Язгы эстафета" дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны актив ялга җәлеп итү, физик активлыкны, җитезлекне үстерү, төгәллекне, координацияне яхшырту, дуслык һәм ярдәмчеллек хисләрен тәрбияләү иде.

Чара разминка белән башланып китте. Алга таба катнашучылар "Кояшкай", "Кем иң җитез", "Боҗра", "Хайваннар дөньясында", "Тупны төшермә", "Сүз төзе" кебек эстафеталарда көч сынаштылар.

Гомумән алганда, спорт чарасы кызыклы һәм күңелле узды. Социаль хезмәт алучылар әлеге чарадан канәгатьлек һәм бик күп тәэсирләр алды.

Чарада 16 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International