Баулы картлар һәм инвалидлар интернат йортында "Гарденотерапия" технологиясен тормышка ашыру дәвам итә, социаль хезмәт алучылар территорияне бизәү өчен чәчәк үсентеләре үстерә башлады.
Әлеге технология инвалидларны иҗади эшчәнлеккә җәлеп итәргә, анда яңа ресурслар һәм яшерен мөмкинлекләр ачарга мөмкинлек бирә. Гарденотерапияне социомәдәни эшчәнлекнең башка технологияләре элементлары белән берлектә кулланырга мөмкин: музыка, ИЗО, декупаж, квиллинг, лоскут техникасы, чигү, бәйләү, оригами.
Өлкәннәр бик теләп үсемлекләрләрне тәрбияли, үзләрен кирәкле хис итә.