Бөгелмә районы "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты педагоглары һәм белгечләре "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала" дигән семинарда катнашты.
Семинарда катнашучылар баланы махсус ихтыяҗлары булган уңышлы реабилитацияләүгә ярдәм итүче төп шартлар турында фикер алышты. Стационар бүлек мөдире Миләүшә Князькина приютта балигъ булмаган балаларны тернәкләндерү, махсус балалар белән эшләүгә белгечләрнең әзерлеге турында сөйләде.
Педиатр Елена Архарова интернат тибындагы учреждениедә булган балаларның торышы үзенчәлекләрен ачты. Тәрбиягә бала алган ата-аналар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп укытучысы мондый балалар белән эшләү һәм аларны тәрбияләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Семинар эшендә барлыгы 21 кеше катнашты.