"Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге "Закон һәм яшүсмер" программасы уңаеннан гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Ирина Шитова "Катлаулы чор" клубының "Кешенең зарарлы гадәтләре" дигән чираттагы дәресен үткәрде.
Дәреснең максаты балигъ булмаган балаларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау, балаларда үз сәламәтлекләренә карата кызыксыну тәрбияләү һәм үстерү өчен кирәкле шартлар тудыру.
Дискуссия барышында яшүсмерләргә сәламәтлеккә мөнәсәбәтен аңларга һәм аларда сәламәт яшәү рәвеше өчен шәхси җаваплылык хисен формалаштырырга ярдәм ителде.
Чара яшүсмерләрнең теләкләрен исәпкә алып, актив катнашында әзерләнгән иде. Балигъ булмаганнарның активлыгы, мөстәкыйльлеге һәм инициативасы чараның сценариен эшләүдә һәм күрсәтелгән темага өстәмә мәгълүмат эзләүдә чагылды.