"Тәтеш балкышы" үзәгендәгеләр автомәктәптә килде

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Татарстанда  Эшче һөнәрләр елы уңаеннан, Тәтешнең "Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең белгече Ирина Шитова ДОСААФ хезмәткәрләре белән берлектә социаль хезмәт алучылар өчен автомәктәпкә танып-белү экскурсиясе оештырды.

Экскурсия барышында балаларга юл йөрү кагыйдәләре турында гына түгел, юлдагы  башка гыйбрәтле хәлләр турында да сөйләделәр. Балалар автомәктәптә шәхси автомобиль һәм мотоцикл йөртүчеләр генә түгел, хәрби комиссариатка укырга җибәрелгән булачак хәрби шоферларның да укуын белде.

Булачак шоферлар автомобильнең төзелешен дә өйрәнә, чөнки армиядә машина ватылган очракта, алар аны төзәтергә дә тиеш була. Андый шоферлардан имтиханнарны ДАИ хезмәткәрләре генә түгел, моның өчен махсус килгән хәрбиләр дә кабул итә. Автомәктәп хезмәткәре булачак машина йөртүчеләр шөгыльләнә торган уку бүлмәләрен күрсәтте. Кабинетларда уку моторлары һәм автомобильләр бар. Балалар моторларны зур кызыксыну белән карады, җилләткечләрне әйләндерделәр, тизлек рычагларын хәрәкәтләндерделәр. Аннан соң уку тренажерлары классына бардылар. Әмма иң кызыгы автомобильләр урнашкан бинада булды.

 Егетләр үскәч, шофер булырга теләүләрен дә әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International