Аксубай муниципаль районының "Хыял" социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Хезмәт кешесе" шигырь укучылар конкурсында катнашты.
Конкурсны Эшче һөнәрләр елы уңаеннан Аксубай балалар китапханәсе оештырды. Конкурста мәктәп яшендәге балалар да, мәктәпкәчә яшьтәге балалар да катнашты. Конкурста җиңүчеләргә сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Конкурска журналист, язучы, РСФСРның атказанган укытучысы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты Низамова Рушания чакырылган иде. Чара барышында катнашучылар Рушания Низамованың тормыш һәм иҗат сәхифәләре белән танышты, авторның шигырьләрен тыңладылар, сораулар бирделәр.