27 март көнне Питрәчнең "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләренең айлык җыелыш булып узды.
Җыелышта социаль яклау бүлеге башлыгы Рәшидә Сәхәбиева катнашты. Үзенең чыгышында Рәшидә Рәшит кызы социаль хезмәткәрләрнең игътибарын күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына, хезмәт күрсәтү графигын һәм социаль хезмәткәр этикасы кодексын үтәүгә юнәлтте.
Директор Эльвира Хәйруллина социаль хезмәткәрләрнең эш документларын алып барудагы типик хаталарга тукталды. Алда торган тикшерүләрнең планы һәм графигы белән таныштырды, хезмәтне саклау чараларын үтәү, янгын куркынычсызлыгын һәм таныш булмаган затлар тарафыннан мошенниклык гамәлләрен профилактикалау буенча инструкция үткәрде.
Шулай ук җыелыш барышында башка мәсьәләләр дә каралды: 2019 елның март ае һәм 1 кварталы өчен бүләкчәнең эшчәнлеген анализланды. Социаль хезмәткәрләрнең документациясен алып бару, эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләрен үтәү нәтиҗәләре буенча анализ ясалды һ.б.