Министр Эльмира Зарипова гражданнарны кабул итте

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

"Бердәм Россия" партиясе рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Татарстанда гражданнарның ташламалы категорияләренә социаль ярдәм күрсәтү чараларын күрсәтү мәсьәләләре буенча тематик кабул итү оештырылды.

Кабул итүне ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ТР Президентының Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсенең социаль ярдәм чаралары методологиясе бүлеге башлыгы, мәгълүмати-аналитик эш һәм контроль бүлеге баш киңәшчесе белән берлектә үткәрде. Кабул итү барышында барлык мөрәҗәгать итүчеләргә төпле җаваплар һәм консультацияләр бирелде. 

Кабул итү барышында күп балалы гаиләләргә социаль түләүләр бирү, түләүле медицина хезмәтләре өчен компенсация алу һ.б.  мөрәҗәгатьләр каралды. Гражданнарның санатор-курорт дәвалануы, инвалидларны эшкә урнаштыру, инвалидларга матди һәм социаль ярдәм күрсәтү белән бәйле проблемалары буенча күп сораулар яңгырады. ⠀

Эльмира Зарипова һәр мөрәҗәгать итүченең проблемасын игътибарга алды, кирәкле белгечләрне мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итте. Кабул итүдә яңгыраган барлык мәсьәләләр дә министрның шәхси контрольдә тотыла. ⠀

Мондый тематик кабул итүләр үткәрү гражданнарга конструктив карарлар кабул итүче җитәкчеләр белән диалог үткәрергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International