19 мартта БРКХ территориясендә "Роналд Макдоналд Йорты" хәйрия фондының төбәк физкультура-сәламәтләндерү программасы хезмәткәрләре Илья Бурый һәм Светлана Ростикова Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы системасының 17 белгече өчен 2 семинар үткәрде.
Чара темалары – "Күрү сәләте бозылган балалар өчен адаптив физик культура (АФК) белән шөгыльләнүне оештыру буенча методик тәкъдимнәр" һәм "Инвалидлыгы булган кешеләр белән үзара бәйләнеш этикасы".
Семинарларның теоретик өлешендә күзе бозылган балаларның психофизик үсеш үзенчәлекләре, АФК дәресләрен үткәрү буенча методик тәкъдимнәр, инвалид кешеләр белән хезмәттәшлек итү үзенчәлекләре каралды.
Гамәли өлештә белгечләр хәрәкәтчән һәм спорт уеннары элементларын өйрәнде. Күзләр өчен күнегүләр, шулай ук кече моториканы үстерүгә, координацияләү, күрү сәләте бозылган балаларга юнәлдерелгән күнегүләр үзләштерделәр, инвалидлыгы булган кешеләр белән хезмәттәшлек техникасын өйрәнделәр.
Соңыннан Фонд белгечләре семинарда катнашучыларның сорауларына җавап бирде.