25 март көнне Әгерҗе муниципаль районының "Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Коткару хезмәте" уенында катнашты. Балалар сораулар буенча җаваплар эзләде, куркыныч янаганда кая һәм ничек шалтыратырга, нәрсә хәбәр итәргә кирәклеген төшенделәр.
Тәрбияләнүчеләргә куркыныч вакытта үзләрен тыныч тотарга кирәклеген аңлаттылар. Уен барышында кече яшьтәге мәктәп балалары ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләренең номерларын кабатлады. Шулай ук тәрбияче Любовь Хаҗиәхмәтова җитәкчелегендә алар әлеге номерлар буенча кайчан һәм ничек шалтыратырга кирәклеген, диспетчерга хәбәр итәргә кирәклеген аңладылар.