"Веста"да төркемле дәрес узды

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

"Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз" курсы уңаеннан Түбән Каманың "Веста" үзәге белгече Римма Борисова 14-15 яшьлек балалар белән "Яшьләр субкультурасы" дигән төркемле дәрес үткәрде.

Дәрес башында белгеч кеше мөнәсәбәтләренең гаҗәеп дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылырга тәкъдим итте.  "Бала, яшь кеше, өлкәннәр" күнегүләрен башкару барышында балаларга төркемнәргә бүленеп, әлеге төшенчәләргә туры килгән социаль характеристикаларны атарга туры килде.

"Юл чаты" күнегүендә катнашучыларга дөрес юнәлеш сайларга туры килде. Монда дөрес һәм дөрес булмаганын сайлау мөмкинлеге юк, һәркем үзе өчен нинди юл кирәклеген үзе хәл итә. Алга таба катнашучыларга яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып "Яшьләр субкультурасы" төшенчәсе, төрле агымнар һәм аларның деструктив характеры турында әйтелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International