Хәзерге вакытта компьютер белеменә өйрәтү актуальләшә,чөнки хәзерге дөньяда Интернет тормышыбызның аерылгысыз өлеше һәм алыштыргысыз аралашу чарасы булып тора.
Кеше пенсиягә чыккач, аның буш вакыты күп була, аны ничек булса да тулыландырырга кирәк. Өлкән яшьтәге кешеләрне актив социаль тормышка җәлеп итү максатыннан Югары Осланның “Өмет утраучыгы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәткәре Абдрахманова Елена социаль хезмәт алучылар белән дәресләр үткәрде.
Өлкән кешеләр үз электрон почта тартмаларын булдырырга,теркәлергә һәм Skype программасында эшләргә өйрәнде. Интернет челтәрендә үз иминлегеңне ничек тәэмин итәргә икәнен белделәр. Укытуның аеруча мөһим нәтиҗәләреннән берсе булып, социаль хезмәт алучылар дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга өйрәнде. Дәресләрдә аларны “Электрон хөкүмәт” порталы бүлекләре белән: электрон кабул итү бүлмәсе, дәүләт хезмәтләрен кулланучылар форумы белән таныштырдылар.
Компьютер грамоталылыгын өйрәтү өлкәннәргә яңа мөмкинлекләр һәм актив тормыш позициясен формалаштырырга мөмкинлек бирә.