26 марта Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр "Астра" реабилитация үзәгендә тәрбиячеләр “Безнең төбәкнең танылган шәхесләре” дигән видео дәрес оештырды.
Чарада катнашучылар, балалар һәм аларның әти-әниләре видео дәресне карагач, туган якның танылган кешеләре турында күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүматлар белде. И.Шишкин, М.Цветаева, Н.Дурова, Алабуга шәһәренең истәлекле урыннары турында мәгълүмат алдылар. Шәһәрнең танылган кешеләре дөньякүләм мәдәни мирасның бер өлеше булып торалар, дип билгеләп үттелде.
Соңыннан балалар сорауларга актив җавап бирде, рәсемнәр тараттылар, альбомнар карадылар. Чарадан барлык катнашучылар да кәнагать калды.