23 март көнне Түбән Каманың "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә педагоглар һәм учреждение белгечләре ял көне клубының чираттагы очрашуын үткәрде.
Әлеге чарада социаль адаптациядә кыенлыклары булган 13 яшүсмер, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты. Очрашуның максаты гаилә тәрбиясе нәтиҗәлелеген күтәрү өчен яңа формалар һәм методлар кертү, эмоциональ яктан бай аралашу максатыннан балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен баету өчен уңай шартлар тудыру иде.
Ял көне клубы "Биеп яшибез" яңа программасын тәкъдир итү белән башланды. Социаль педагог О.Минһаҗетдинова ата-аналарга программаның максатлары һәм бурычлары турында сөйләде. Балаларның бию һәм музыка сәләтләрен ачыклауга юнәлдерелгән анкета үткәрде һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен катлаулы булмаган биюне башкара торган видеоролик күрсәтте. Презентация ахырында яңа программа турында мәгълүмат белән буклетлар таратылды.
Алга таба ата-аналар "Без бергә" клубы кысаларында психолог белән төркемле дәрестә катнашты. Шулай ук әниләр белән "Тегү эше" юнәлеше буенча хезмәт тернәкләндерү кабинетында хатын-кыз аксессуарлар әзерләү буенча төркемле дәрес үткәрелде.
Хезмәт кабинетында балалар өчен мастер-класс оештырылды, ә спорт залында уеннар, күңел ачу һәм эстафета үткәрелде. Шулай ук барлык теләүчеләргә өстәл уеннары, төрле башваткычлар тәкъдим ителде. Сенсор бүлмәсен дә читләтеп узмадылар, анда балалар өчен уртак эшчәнлеккә уңай эмоциональ мөнәсәбәт формалаштыру өчен шартлар тудырылган иде, өлкән яшьтәге балалар белән релаксация күнегүләре үткәрделәр.
Очрашу саф һавада хәрәкәтле уеннар белән тәмамланды.