Яз көне табигатькә күбрәк вакыт үткәрелә, шулай ук кайберәүләр үз куллары белән гади сыерчык оялары да ясый башлый.
Казанның "Здравушка" төрнәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр дә әлеге файдалы шөгыльдән читтә калмады. Аларга Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкиле Елена Гыйлемҗанова һәм Казан төзелеш көллияте студентлары ярдәм итте. Кошлар өчен сыерчак оясын ясарга чүкеч тота белүче яшүсмерләр генә түгел, ә аларның әтиләре дә актив кушылды. Күпләр мәктәп елларын бик теләп искә алды.
Экологлар балалар өчен шәһәр урманнарына "дистанцион экскурсия" үткәрде, җирле флора һәм фауна турында сөйләделәр.
Чара "Киләчәк балалар күзе аша" түгәрәк өстәл утырышы белән тәмамланды. Анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре, Казан төзелеш колледжы педагоглары, 14-17 яшьлек яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре катнашты. Фикер алышуның төп темасы - балаларга һөнәри юнәлеш бирү.